news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәннең полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Соңыннан үз вазифаларын үтәгәндә һәлак булган эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәйкәленә чәчәкләр куелды.

Чирмешәннең полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте
nashcheremshan.ru

(Чирмешән, 10 ноябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). Чирмешән полицейскийлары Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хөзмәткәрләре көнен зурлап билгеләп үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйрәмнең рәсми өлеше полиция бинасында үтте, бу һөнәр ияләренә котлаулар ирештерелде, бүләкләр тапшырылды.

Бу чарада Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да катнашты.

Соңыннан үз вазифаларын үтәгәндә һәлак булган эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәйкәленә чәчәкләр куелды.

news_right_1
news_right_2
news_bot