news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәннең полиция хезмәткәрләре - көчле спортчылар

Бәйгедә 200гә якын якташыбыз сигез спорт төрендә көч сынашты.

(Чирмешән, 7 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән район оешмалары, хезмәт коллективлары арасындагы спартакиадада полиция хезмәткәре Эдуард Макаров 50 метр араны 31 секундта йөзеп узды. Йөзү белгечләре әйтүенчә, бу бик яхшы күрсәткеч. Гомумән, бу көнне тәртип сакчылары белән ярышу көндәшләргә бик кыенга туры килде.

“Чирмешән” физкультура-савыктыру комплексында узган бу бәйгедә 200гә якын якташыбыз сигез спорт төрендә көч сынашты. Полиция хезмәткәрләре җиңүче булса, лицей укытучылары икенче урынга чыкты, район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре – өченче.

news_right_1
news_right_2
news_bot