news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннең Әмир авылында эшкуарлар җиденче мәртәбә Сабан туе оештырган

Әмир егетләре көрәшкән төркемдә 29 яшьлек төзүче – прораб Ленар Ибәтов җиңде.

Чирмешәннең Әмир авылында эшкуарлар җиденче мәртәбә Сабан туе оештырган

(Чирмешән, 9 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Әмирдә игелекле эшкуар якташлар инде җиденче тапкыр оештырган бәйрәм эчтәлеге, масштабы ягыннан район Сабан туеннан бик азга гына калышадыр, ул елдан-ел колачлырак була бара. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Авыл көнен районның башка авыллары халкы, хәтта күрше районнарда, Самара өлкәсендә яшәүчеләр дә көтеп ала. 6 июльдә Әмиргә кунаклар агылды гына. Килерлек тә, уеннарда катнашкан һәркемгә бүләк бирделәр, концерт күрсәттеләр.

55 ел бергә гомер иткән Люцир һәм Венера Зыятдиновларга, Әхтәм һәм Каимә Нуретдиновларга, Сабантуй алдыннан гына гаилә корган Азат һәм Азалия Җиһаншиннарга, мәктәпкә баручыларга, мәктәп тәмамлаучыларга да бүләк бар иде. Йорт каршыларын бик матур бизәгән Фәрит һәм Хакимә Бадаевларны да билгеләп үттеләр.

Әмирдә 112 йортта кем дә булса гомер итә. Дүрт-биш йортка кайтып-китеп кенә йөриләр, хәер, башкалары да хуҗалы.

Бәйрәмгә меңнәрчә кеше килү, әлбәттә, алда язылганча, концерт программасы, читтән байтак танылган артистлар чакырылу белән дә бәйле. Сабан туеның көндезгесендә “Сәйдәш” бию ансамбле, ә кич “Казан егетләре” төркеме, Татарстаннан, хәтта Башкортстаннан сәхнә осталары чыгышлары тамашачыларга бик ошады.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика акциясе кысаларында, Әмир бәйрәмендә Миндар һәм Фазыл ярдәмгә мохтаҗ егермеләп райондашыбызга сумкалар бүләк иттеләр.

Әмир егетләре көрәшкән төркемдә 29 яшьлек төзүче – прораб Ленар Ибәтов җиңде, оештыручылардан тәкә һәм 35 мең сум акча белән бүләкләнде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100