news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннең Әмир авылында «Ак калфак»лылар каз өмәсе оештырырга ярдәм иткән

Шәһәрдән авылга күчеп кайткан гаилә казлар үстергән.

Чирмешәннең Әмир авылында «Ак калфак»лылар каз өмәсе оештырырга ярдәм иткән
nashcheremshan.ru

(Чирмешән, 19 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районы Әмир авылының «Ак калфак» җәмгыяте хатын-кызлары шәһәрдән кайткан гаиләгә «Каз өмәсен» күңелле итеп оештырырга ярдәм иткән. Бу турыда район басмасы яза.

Әмир авылында да каз-үрдәк асраучы гаиләләр шактый күп. Әнисә һәм Ренат Газетдиновларда узган шимбәдә каз өмәсе оештырган.

Газетдиновлар гаиләсе озак еллар Түбән Кама шәһәрендә яши, лаеклы ялга чыккач, алар Әнисә Әсхәт кызының туган авылына, әти-әнисенең нигезенә кайтырга ниятли.

Әлеге гаилә авылда ике ел яши. Авылга кайтуларына туганнары да сөенгән. Казларны йолкышырга авылдашлары килгән.

"Туган җирдә яшәү рәхәт. Авылдашлар, күршеләр бик әйбәт. Тавыклар, казлар асрыйбыз, урын иркен бит, бер авырлыгы юк. Авыл хатыннары бик уңган. Эшне тиз арада башкардык, ахырдан табын көйләп бергәләшеп чәй эчтек. Үзенә күрә бер бәйрәм булды. Форсаттан файдаланып, булышчыларга рәхмәтемне дә җиткерәм", - диде Әнисә ханым.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100