news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәннең Мемориаль үзәгенә рәссам Әхсән Фәтхетдинов гаиләсеннән экспонатлар китерделәр

Районның Мемориаль үзәге фонды Әхсән Фәтхетдиновның тормыш иптәше Таисия Дмитриевна биргән экспонатларга баеды.

(Чирмешән, 28 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Евгений Ромин). Экспонатлар арасында – Әхсән Фәтхетдинов һәм аның иҗат юлы турында язылган журналлар һәм газеталар күп, дип хәбәр итә Татарстанның Чирмешән районы газетасы. 

Әхсән Фәтхетдинов – безнең якташ, тумышы белән Урманасты Үтәмеш авылыннан. Ул рәссам, скульптор, монументалист, агачка уеп рәсем ясаучы буларак танылды. Эшләре республика, Россия шәһәрләрендә, чит илләрдә музейларда һәм күргәзмәләрдә куелган.

"Ул гомере буе эзләнде, омтылды, үзен-үзе кызганмады", – диләр үткән елның җәендә вафат булган рәссам турында аның дуслары һәм коллегалары. 

news_right_1
news_right_2
news_bot