news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннең “Мөгәллимә“ коллективы республика фестивалендә икенче дәрәҗә Дипломга ия булды

Әлеге чарада республиканың 24 районыннан 46 фольклор коллектив чыгыш ясаган, барлыгы 300ләп кеше катнашкан.

(Чирмешән, 20 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районы Лашман урта мәктәбенең “Мөгаллимә” фольклор коллективы Биектау районында узган “Иске Казан түгәрәк уены” татар фольклоры республика фестиваленнан икенче дәрәҗә Диплом белән кайттылар, дип яза җирле басма.

Чирмешәнлеләр “халык биюе” номинациясендә бүләкләнгәннәр. Яшәүчедән Фәридә Мортазина мөнәҗәтләр бәйгесендә өченче урын яулаган.

-Фестивальда дүртенче ел рәттән катнашабыз. Узган елларны беренче урын да алдык, -ди Лашман мәктәбе укытучысы Рәмзия Ихсанова. – Аны ел да бик югары дәрәҗәдә оештыралар. Коллективлар төрле номинацияләрдә көч сынаша. Быел фестиваль барышында бик кызык “Такмак әйтеш” ярышы да узды.

Әлеге чарада республиканың 24 районыннан 46 фольклор коллектив чыгыш ясаган, барлыгы 300ләп кеше катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100