Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәннең Лашман җирлегендә дәүләт үзсалым акчасына 1 млн 102 мең сум өстәгән
Быелгы үзсалымның 500 мең сумын урам яктырткычларын тәртиптә тотуга
(Чирмешән, 9 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районының Лашман авыл җирлегендә быел җан башыннан 300 сум исәбеннән 275 мең 500 сум үзсалым акчасы җыелган. Дәүләт 1 миллион 102 мең сум өстәгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Быелгы үзсалымның 500 мең сумын урам яктырткычларын тәртиптә тотуга, Лашман авылындагы Беренче Май, Химиклар урамнарында яктырткычлар яңартуга кулланганнар.
442 мең сум акча су башняларын карап тотуга киткән, 438 мең сумга кышын, җәен урам юлларын чистартканнар.
"Киләсе, 2019 елда безнең авыл җирлегендә үзсалым күләмен 400 сум итеп җыярга килешенде. Референдумга шул сан куелачак", - диде авыл җирлеге башкарма комитеты хисапчысы Мөслимә Садыйкова.
Җыелган акча юллар чистартуга, су башняларын буяп яңартуга, Лашман авылында юллар ремонтына, Әмир авылы зиратын карауга тотылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз