news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннең “Ландыш” балалар бакчасын 16 миллион сумга ремонтлыйлар

"Ландыш” балалар бакчасына 79 бала йөри.

Чирмешәннең “Ландыш” балалар бакчасын 16 миллион сумга ремонтлыйлар
nashcheremshan.ru

(Чирмешән, 23 ноябрь, “Татар-информ”, “Безнең Чирмешән”, Кадыйр Гомәров). Киләсе елда Чирмешәндәге “Ландыш” балалар бакчасында республика программасы буенча капиталь ремонт үткәреләчәк. Бинаның эчке ягын ремонтлауга, түбәне яңартуга 16 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

“Ландыш” балалар бакчасына 79 бала йөри.

Киләчәктә, әгәр бу эш федераль программага керсә, район үзәгендә 50 урынга тагын бер балалар бакчасы төзергә җыеналар.

"Түбән һәм Югары Чегодай авылларында, Казанкадагы һәм Сосновкадагы кебек, яңа мәктәпләр төзергә дә документлар әзер, Иске Элмәледә 50 урынга балалар бакчасы бинасы төзү дә программага керткәнне генә көтә", - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова.

2021 елда исә Шешминка мәктәбен капиталь ремонтлауга керешү дә гамәлгә ашар дип көтелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100