news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәннең кирпеч заводы бистәсендә минераль суны кабат шешәләргә тутырачаклар

Су тутыру цехын киләсе елда хәрәкәткә җибәрергә ниятлиләр.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадыйр Гомәров). Кирпеч заводы чыганагындагы минераль суны кабат шешәләргә тутырмакчылар, дип яза "Безнең Чирмешән" газетасы.
 
Чирмешәндәге бер эшкуар әйтүенчә, су тутыру цехын киләсе елда хәрәкәткә җибәрмәкчеләр. Әлегә монда цех өчен 30га 12 метр зурлыкта булачак бинаның нигезен коралар, аннары сэндвич панельләрдән стена күтәрмәкчеләр.
 
Биредә минераль су 94 метр тирәнлектән күтәрелә. Скважина да казылган. Суның сыйфаты тиешле таләпләргә җавап бирә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot