news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәннең кайбер хуҗалыкларында пай җирләре өчен халык белән тулысынча исәп-хисап ясалмаган

Күпчелек хуҗалыклар үстергән уңышларыннан пай хуҗаларына өлеш чыгарырга мөмкинлек тапкан њзе

 (Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”). Чирмешән муниципаль районында әле бер генә хуҗалыкта да пай җирләре өчен халык белән тулысынча исәп-хисап ясалмаган.
- Күпчелек хуҗалыклар үстергән уңышларыннан пай хуҗаларына өлеш чыгарырга мөмкинлек таптылар, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Минзөфәр Исламгәрәев. - Әйтик, “Лашман-АГРОфирмасы“ бөртек тә бирде, салам белән печән дә таратты. “Шушма“ җәмгыяте дә халыкка пай җирләре өчен түләү исәбенә 32 тоннадан артык бөртек бирде.
“Сөлчә“, “Үтәмеш“, “Кади“ җәмгыятьләре халыкка печән һәм салам биргән. “Чирмешәнагрохезмәтләре“нең кайбер бүлекләрендә пай җирләре өчен акчалата түләгәннәр. “Чирмешән-АГРО“ бу көннәрдә пай хуҗаларына шикәр комы тарата.
“Күтәмә-АГРОфирмасы“ ноябрь аенда пайлар өчен акчалата түләргә җыена.
Ике хуҗалыкта: “Кара Чишмә“дә һәм “Алга“да пайчылар белән исәп-хисап ясалмаган, һаман берни дә бирмәгәннәр.
Пай җирләре өчен салым түләмәгән хуҗалыклар да бар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә әйтүләренчә, бу эш тә соңга калырга тиеш түгел, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot