Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәннең кайбер хуҗалыкларында көзге чәчү эшләре төгәлләнә
Район буенча алганда әле тагын 4 мең гектардан бөртеклеләр уңышын җыясы, кимендә 3 мең гектар уҗым бодае чәчәсе бар.
(Чирмешән, 6 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). "ЧИРМЕШӘНАГРО“да бөртекле-кузаклыларны тулысынча җыеп алдылар, планнан да күбрәк, 1100 гектарда уҗым бодае чәчтеләр. Бүген бу җәмгыятьтә карабодай җыюга керешмәкчеләр, өлгергәч, 700 гектарда игелүче көнбагышны суктыру да – берничә көнлек эш, дип яза җирле басма.
- Быел безгә һава торышы да булыша, - ди “ЧИРМЕШӘНАГРО“ җитәкчесе Илшат Гозәеров. - Баштарак кына киптерү агрегатына эш тыгыз булды, аннары коры бөртекне, чистарту белән, складларга урнаштырдык. Киләсе елда чәчәрлек орлык запасыбыз бар, тәҗрибә участокларыннан да сыйфатлы бөртек суктырдык.
Җәмгыять кырларында яхшы уңыш үстергәннәр, көзге бодай гына түгел, сабан бодае да гектардан уртача 31-33 центнер уңыш белән сөендергән. Монда бит яхшы эшкәртелгән җиргә яхшы орлык чәчәләр, үсемлекләрне җәй буе тәрбиялиләр. Әле көзге бодайны да катлаулы ашлама кертеп чәчкәннәр, үзләре алган 80 тонна ашламага 2 миллион сумга якын акча тотылган.
- Язгы бодай бик сирәк елны уңа, - ди Илшат Гозәеров. - Көзге культуралар исә үзен аклый, көзен иртәрәк өлгерә, язга эш күләме кими.
Җәмгыятьтә тиешле мәйданнарның 66 процентын, 2600 гектарлабын эшкәртеп куйганнар. Бу эштә дә районда аларга тиңнәр юк.
Пайлар белән исәп-хисап ясалган. Игенчеләр, механизаторлар тиешле сумманы эш нәтиҗәләренә карап алачак. Түләү начар булмас, күрсәткечләре югары. Өр-яңа “Полесье“да Сергей Борисов һәм Михаил Фадеев 22 мең центнерга якын бөртек суктырганнар. Иске Котыштан Чирмешәнгә килеп эшләүче бу уңганнарга, шик юк, районда да тиешле хөрмәт күрсәтелер.
Шулай ук өр-яңа К-700 тракторында көн саен 100-130 гектар, ә барысы 1100 гектар уҗым бодае чәчкән Александр Беззубов та мактауга лаек, ул эшләгән участоклар соклану уята.
Кырда, ындыр табагында эшләүчеләргә төш һәм кич кайнар аш әзерләнгән. Көне-көне белән ашханә иллеләп кешене тукландырган.
Мал азыгы да иркенләп кыш чыгарлык “ЧИРМЕШӘНАГРО“ның.
Район буенча алганда әле тагын 4 мең гектардан бөртеклеләр уңышын җыясы, кимендә 3 мең гектар уҗым бодае чәчәсе бар, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз