news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәннең Ивашкино мәктәбе укучылары үз теплицаларыннан уңыш алды

Мәктәп бакчасында үстерелгән уңыш уку елы дәвамында ашханәдәге менюны төрләндерергә мөмкинлек бирәчәк.

(Чирмешән, 17 август, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Евгений Ромин). Чирмешәннең Ивашкино урта мәктәбе укучылары быел үз теплицаларыннан һәм 2,6 гектарлы мәктәп бакчасыннан яхшы уңыш алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Хәзер мәктәп ашханәсе өчен кышлыкка банкалар яба торган вакыт. Әлегә кыяр, помидорны тозлап, салатлар ясап, ташкабак икрасы әзерләп, кайнатмалар, компотлар белән 150 банка консервлап куйдык. Компот өчен җиләк-җимешләрне туңдырабыз да", - диде мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Яманова.

Ивашкинолылар 1,5 тонна башлы суган алганнар, аның яртысы – мәктәп ашханәсе өчен, ә калганы сатуга әзерләнгән. 250 килограмм орлык суганының 150 килограммын да сатмакчылар.

Борыч, помидор, кыяр үстерелгән теплица, җәй башында ук мәктәп кассасына үрентеләр сатудан 16 мең сум акча кергән.

-Әлеге акчаларның бер өлешен мәктәп ишегалдын төзекләндерүгә тоттык – газоннар ясадык, декоратив куаклар утырттык, мәктәпкә керә торган юлны бетонладык, - ди директор Антонина Гаврилова. –Дөрес, әлеге эштә классташлар очрашуына җыелган 1988 һәм 1993 еллар чыгарылыш сыйныф укучылары да булышты.

Мәктәп бакчасында үстерелгән уңыш уку елы дәвамында ашханәдәге менюны төрләндерергә мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot