news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәннең Иске Элмәле ансамбле Президент биргән акчага костюмнар тектерәчәк

“Ивушки” фольклор ансамбленә 300 мең сумга сертификат тапшырганнар.

Чирмешәннең Иске Элмәле ансамбле Президент биргән акчага костюмнар тектерәчәк
"Ивушки" ансамбле фотосы

(Чирмешән, 29 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Лаеш районында узган “Каравон” рус фольклор фестиваленнан Иске Элмәле мәдәният йортының “Ивушки” фольклор ансамбле 300 мең сумга сертификат алып кайткан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Республика Президенты исеменнән әлеге бүләкне ансамбльнең 30 еллыгы уңаеннан һәм “Каравон”ның даими катнашучысы буларак тапшырганнар. Коллектив җитәкчесе Вера Захарова әйтүенчә, бу акчага алар яңа сәхнә костюмнары тектерергә ниятли.

Сүз уңаеннан, бәйрәмдә 150 гә якын коллектив чыгыш ясаган. Чирмешән районыннан “Ивушки”лардан тыш, Казанкадан - “Деревеньки”, Түбән Кармалкадан – “Забавушка” һәм район мәдәният йортыннан “Ветеран” ансамбльләре дә барган.

news_right_1
news_right_2
news_bot