news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннең инвалидлар җәмгыяте грант акчасын сенсор бүлмә ясау өчен куллана

Районның инвалидлар җәмгыяте кабат Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының грантын отты.

(Чирмешән, 9 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының инвалидлар җәмгыяте грант акчасына үз биналарында сенсор бүлмә җиһазландырырга ниятлиләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Быел социаль проектлар бәйгесендә катнашу өчен 300 гә якын гариза алынган булган. Районның инвалидлар җәмгыяте кабат Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының грантын отты.

Җиңүчеләрне 23 номинациядә билгеләгәннәр, алар арасында инвалидлар җәмгыяте рәисе урынбасары Ирина Митяеваның “Тылсымлы бүлмә” дигән проекты да бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100