news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннең хезмәт алдынгылары слетында шифаханәгә юлламалар тапшырылды

Хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

(Чирмешән, 28 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районында терлекчеләр һәм игенчеләр өчен зур бәйрәм оештырдылар. Алдынгылар слетынан дистәләп кеше бүләкләр алып, рухи азык алып китте, дип яза җирле басма.

Бүген юлламага сертификат алган “Чирмешән Агрохезмәтләре“нең склад мөдире Нургали Әбделганиев, “Үтәмеш АГРО“дан ферма мөдире Рашат Суфияновта “Сосновый Бор“да сәламәтлекләрен ныгытачак. Юлламаларга сертификатларны Чирмешәндә туып-үскән, әлеге шифаханәнең генераль директоры Фоат Гатин үзе тапшырды.

Бүләкләрне әллә кайлардан җибәргәннәр. Әйтик, “ЧИРМЕШӘНАГРО“ машина йөртүчесе Фазыйл Галимовның хезмәтен район башлыгының Мактау грамотасы белән бәяләгәннәр, “Ильхан“нан бозау караучы Дания Сәхапова, “Сөлчә“дән сыер савучы Ирина Волкова, шул ук җәмгыятьтән ветеран Паймурза Тудияров ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Кармыштан шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы Илгиз Әхмәтҗанов һәм “Үтәмеш АГРО“ механизаторы Олег Ермишов ТР Муниципаль берәмлекләр Ассоциациясенең Мактау грамотасы, ә “Серендеев Н.И.“ КФХ башлыгы Николай Серендеев ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты иясе булдылар. Район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр арасында “Камалов И.Р.“ КФХ агрономы Илхат Яруллин, Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе машина йөртүчесе Фәйзрәхман Рафыйков, диспетчер Рәшидә Галимова, “Чирмешән“ авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы директоры Альфред Хәйрисламов та бар.

Югары Кәминкәдән ветеран Хәсәнә Мөхәммәтҗанова, “Чирмешән Агрохезмәтләре“ җәмгыяте баш бухгалтеры Алсу Рамазанова район башлыгының Рәхмәт хатына ия булдылар. Алда язылганча, бүләкләнүчеләр бик күп. Алар - үз эшләренең чын осталары, районыбыз горурлыгы.

"Районыбыз алга барсын, киләчәгебез яхшы булсын. Бу, хөрмәтле уңганнар, сездән тора. Районда ике проблема: юлсызлык һәм авыл хуҗалыгындагы хәл, бердәм булсак, бергә тырышсак, һичшиксез чишелер. Үсемлекчелектә күрсәткечләребезне шактый яхшырта алдык. Агропромышленность комплексында 400дән күбрәк кеше эшли. Монда инвесторлар җәлеп итү активлашты, хәзер сөрү җирләренең 38 процентын алар арендалый. Былтыр бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 26,1 центнер уңыш алынды. Бу тармакта “ЧИРМЕШӘНАГРО“, “Күтәмә АГРОфирмасы“, “Әккәрәй“ җәмгыяте, “Гатин Д.М.“ КФХ, инвесторлар эшчәнлеген уңай бәяләргә мөмкин", - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. 

Район җитәкчесе әйтүенчә, терлекчелектә күрсәткечләребез бик тыйнак әле. “Ильхан“ кебек заманча предприятиеләребез күп түгел.

Былтыр авыл хуҗалыгын үстерүгә төрле чыганаклардан 250 миллион сум субсидия бирелгән. Күмәк һәм шәхси хуҗалыкларга, мал асраучыларга, мини һәм макро-фермалар төзүчеләргә мондый конкрет булышлык быел да булачак.

Слет кунагы - республика Министрлар Кабинетының ветеринария баш идарәсе начальнигы урынбасары Айрат Гәрәев үзләре һәм Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән дә котлау чыгышыннан соң, Казаннан ук җибәрелгән бүләкләр тапшырды.

Слет башланыр алдыннан күпләр районда җитештерелгән эшләнмәләр күргәзмәсе белән таныштылар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100