news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннең “Экояз-2019” республика бәйгесендә җиңүчеләре билгеле булды

Мәгариф учреждениеләре “Экояз-2019” республика бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясады.

Чирмешәннең “Экояз-2019” республика бәйгесендә җиңүчеләре билгеле булды
Гөлсирә Шәрифуллина

(Чирмешән, 29 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндәге лицей һәм “Ромашка” балалар бакчасы “Экояз-2019” республика бәйгесендә җиңде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында “Ромашка” балалар бакчасы (Чирмешән) җиңү яулаган, “Ландыш” (Чирмешән) һәм “Аленушка” (Әккәрәй) балалар бакчалары – икенче һәм өченче урыннарда.

“Иң яхшы мәктәп” номинациясендә Чирмешән лицее – җиңүче, Чирмешәннең 1 нче һәм 2 нче урта мәктәпләре – икенче һәм өченче урыннарда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100