Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешәннең «Чишмәкәй» балалар бакчасында каз өмәсе уздырдылар
Бу бәйрәмнең максаты — балаларда татар халык йолалары турында белемнәрен баету, татар фольклоры белән таныштыру, горефгадәтләрне искә төшерү, сөйләм телен үстерү, дип аңлатты тәрбиячеләр.
(Чирмешән, 20 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Илсөяр Гайнетдинова). Чирмешәннең «Чишмәкәй» балалар бакчасында малайлар һәм кызларны каз өмәсе белән таныштырдылар.
«Бу бәйрәмнең максаты — балаларда татар халык йолалары турында белемнәрен баету, татар фольклоры белән таныштыру, горефгадәтләрне искә төшерү, сөйләм телен үстерү. Шундый күңелле чараларда малайлар һәм кызлар үзләре дә бик теләп катнаша», — диде «Чишмәкәй» балалар бакчасының рус теленә өйрәтүче тәрбиячесе Эльмира Шарапова.
Кызлар көянтәләренә эленгән «казлар» белән «чишмә» буена төшкәндә егетләр дә озата барды. Балалар «Йөзек салыш», «Каурый алыш» кебек халык уеннарын уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Соңыннан «әби» пешергән коймактан да авыз иттеләр.
«Татар халкында шундый күңелле бәйрәмнәр, йолалар бик күп. Без балаларны барысы белән дә таныштырырга тырышабыз. Аларның күпчелеге хезмәт сөючәнлеккә, тырышлыкка өйрәтә, тәрбияви әһәмияте бик зур», — диде тәрбиячеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз