Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәннең 1 нче мәктәбе “Тату сыйныф серләре” зона этабы бәйгесендә җиңде
Яңа Чишмә һәм Аксубай районнары икенче урынны, ә Чистай һәм Әлмәт районнары командалары өченче урынны бүлеште.
(Чирмешән, 17 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәннең 1нче мәктәбе “Тату сыйныф серләре” зона этабы бәйгесендә җиңде.
“Тату сыйныф серләре” республикакүләм бәйгенең зона этабында Чирмешәннең 1 нче урта мәктәбенең 7 нче “б” сыйныф ата-аналар комитеты беренче урынны яулады һәм финалга чыкты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Укытучылар, әти-әниләр һәм балалар бердәмлеген, нәтиҗәле эшчәнлеген күрсәтүче бәйгедә Әлмәт, Яңа Чишмә, Аксубай, Чистай һәм Чирмешән районнары вәкилләре катнашты.
Командалар әүвәл үзләренең эшчәнлеген күргәзмәләр аша яктырттылар, аңа бик җитди әзерләнгәннәр. Иҗат эшләре, портфолио, стена газеталары, фотоальбомнар, грамоталар, кубоклар – һәммәсе дә сыйныф тормышы турында сөйли. Чирмешәнлеләрнең күргәзмәсе зур корабльга охшаган иде, чистайлылар пионер тематикасын сайлап алганнар, ә аксубайлылар сәламәт яшәү рәвешен беренче планга чыгарганнар.
Чиратта – сыйныфның “визит карточкасы” һәм проектны яклау бәйгеләре. Чикләнгән вакытта һәр командага иң дус, иң күңелле сыйныф булуын дәллиләргә кирәк иде. Монда инде бөтен булган фантазияне, осталыкны эшкә “җиккәннәр”, биремнәрне дә барысы уңышлы үтәделәр.
Жюри әгъзалары да озак киңәште. Мондый нәтиҗәне беркем дә көтмәгән иде бугай. Бүгенге бәйгедә биш команда да призер булды. Яңа Чишмә һәм Аксубай районнары икенче урынны, ә Чистай һәм Әлмәт районнары командалары өченче урынны бүлеште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз