news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәннән ике оешма проекты грант белән бәяләнде

Социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә туган як тарихы музее һәм “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җиңүчеләр булды.

(Чирмешән, 29 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). “РИТЭК” җәмгыяте һәм “ЛУКОЙЛ” хәйрия фонды уздырган социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә туган як тарихы музее һәм “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җиңүчеләр булды. Шушы көннәрдә Казанда, җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында проект авторлары - музей директоры Алмаз Закиров һәм социаль учреждение хезмәткәре Галина Микушова да катнаштылар, дип яза җирле басма.

Алмаз Әгъзам улы “Экология “ номинациясендә җиңүче. Откан грант акчасын ул “Чирмешән крепосте” ачык музей территориясен төзекләндерүгә, җиһазлар алуга, биредә ел дәвамында экскурсияләр үткәрү өчен шартлар булдыруга тотарга ниятли.

“Мәдәният һәм рухият” номинациясендә бүләкләнгән Галина Ивановна әлеге ярдәмне физик мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүгә юнәлдерергә планлаштыра.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot