Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәннән өч эшмәкәр “Алтын йөзлек“кә керде
Казанда кече һәм урта бизнес вәкилләре арасында уздырылучы “Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек 2017” бәйгесендә җиңүчеләр билгеле булды.
(Чирмешән, 11 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Казанда кече һәм урта бизнес вәкилләре арасында уздырылучы “Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек 2017” бәйгесендә өч чирмешәнле җиңүчеләр арасына керде. Аларны Дипломнар һәм алтын билге - значок белән бүләкләгәннәр, дип яза җирле басма.
Республиканың Икътисад министрлыгы мондый конкурсны бишенче ел үткәрә икән. Анда Татарстан территориясендә кимендә ике ел эшчәнлек алып барган кече һәм урта бизнес вәкилләре катнаша ала. Быел бәйгедә 600ләп эшмәкәр катнашып, шулар арасыннан 10 номинациядә иң яхшы 10ар компания сайлап алынган.
Төзелеш өлкәсендәге номинациядә райондагы “Щит” җәмгыяте җитәкчесе Фәрхат Мортазин бүләкләнгән.
-2011 елда ачылган безнең җәмгыятьтә бүген 19 кеше хезмәт куя. Әүвәл максат – электр-монтаж эшләре белән шөгыльләнү иде. Тик эш күләме аз булганлыктан, төзелеш өлкәсен үзләштерергә, белгечләр тупларга туры килде. Былтыр Югары Чегодайда мәдәният йортын һәм Кармыш авылында балалар бакчасын капиталь ремонтладык. Ә республика күләмендә шундый бәйгедә җиңү күңелле инде ул, - ди Фәрхат Әсхәт улы.
Тагын бер якташыбыз Игорь Жуков социаль өлкәгә кагылышлы номинациядә Дипломга ия. Чирмешән егете Казанда юридик хезмәтләр күрсәтә торган, 15 кеше эшләүче компанияне җитәкли. Бәйгенең экспертлар комиссиясе аларның эшчәнлеген дә яхшы бәяләгән.
Казан егете Илнур Сәлаховның да тамырлары безнең районнан, әнисе Галия Иске Үтәмеш авылыннан икән. Илнур Рафик улы “Чирмешән автотранспорт предприятиесе”нең Казандагы подразделениесен җитәкли. Алар транспорт хезмәте күрсәтәләр, 8 зур автобуслары (Бәркәтә авылы хөрмәтенә “Беркет-транс”дип язылган) бар. Илнул Сәлахов та “Алтын йөзлек”кә кереп, Диплом, алтын значок белән бүләкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз