news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннән Альмир Жораев республика бәйгесендә - беренче

Район мәдәният йорты хезмәткәре Альмир Жораев “Татарстанның иң яхшы бәйрәмнәр оештыручысы” беренче республика бәйгесендә Гран – прига лаек булган.

(Чирмешән, 22 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районы мәдәният йорты хезмәткәре Альмир Жораев “Татарстанның иң яхшы бәйрәмнәр оештыручысы” беренче республика бәйгесендә Гран – прига лаек булган, дип яза раойн басмасы.

Әлеге конкурсның беренче этабында 65 кеше катнашкан. ”Крутушка” шифаханәсендә узган финалда биш кеше көч сынашкан. Мәдәният хезмәткәрләре биредә ял итүчеләр белән төрле чаралар оештырганнар, алар каршында концерт номерлары белән чыгыш ясаганнар. Кыскасы, үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәткәннәр. Якташыбыз Альмир жюри әгъзаларының югары бәясен алып, җиңү яулаган.

-Форсаттан файдаланып, әлеге бәйгедә катнашуда булышкан ярдәм күрсәткән район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга зур рәхмәтемне белдерәм, - ди Альмир.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100