Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәннән 32 кешелек гаилә “Нечкәбил“дә җиңү яулап кайткан
Бу чарада ун районнан унбер гаилә катнашып һәр гаилә аерым бер номинациядә җиңүче дип танылган.
(Чирмешән, 22 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). “Нечкәбил” республика конкурсының Яңа Чишмәдә үткән зона сайлап алу турында Әккәрәйдән 10 бала әнисе, 12 онык һәм 6 оныкчык әбисе - 79 яшьлек Раиса Квакова иң өлкән катнашучы булган, дип яза җирле басма.
Бу чарада ун районнан унбер гаилә катнашып һәр гаилә аерым бер номинациядә җиңүче дип танылган. Кваковлар бәйгегә зур гаиләләре белән, 32 кеше, барганнар. “Кунакчыл гаилә” исемле тамаша кысаларында алар биредә “Көзге пироглар көне” күренешен сәхнәләштергәннәр. Чирмешәннән килгән гаилә “Буыннар бәйләнеше” номинациясендә бүләк ияләре. Моннан тыш, рәсемнәр, иншалар һәм интернет-тавыш бирү конкурсларында да җиңү яулаганнар.
Лашманнан Гөлнәзирә Шәрифуллина да бу бәйгедә үзен сынап караган. Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты психолог-тәрбиячесе - гаиләсе, хезмәттәшләре һәм интернатта яшәүчеләр белән бергә гаилә бәйрәме - “Мәрхәмәтлелек бәйрәме”н тәкъдим иткәннәр. Гөлнәзирә - “Гаилә и җәмгыять” номинациясендә җиңүче.
Республика конкурсының йомгаклау этабы ноябрь аенда, Әниләр көне алдыннан, Казанда узарга тиеш. Финалистлар исемлеге соңрак билгеле булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз