news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәнлеләрне 260 сум акча өчен хөкем иткәннәр

Чирмешәннең ике кешесен көч кулланып, кеше милкәтен үзләштергән өчен хөкем иткәннәр.

(Чирмешән,  10 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Евгений Ромин). Чирмешәннең ике кешесен талау-көч кулланып кеше милкәтен үзләштергән өчен хөкем иткәннәр.
Караклар 260 сум акча талап алганнар. Шуңа да карамастан, гаепләнүчеләргә карата җитди җәза кулланылган, дип яза җирле басма.

Чирмешән үзәгендә ике ир-ат яхшы ук салгач, әккәрәйленең акчасын үзләштерергә ниятлиләр. Икәүләшеп аны кыйныйлар һәм кесәсеннән 260 сум акчасын алалар. Акча аз булуга карамастан, караклар әлеге җинаять өчен закон таләпләренә тулысынча туры китереп җавап биргәннәр. Өч тапкыр хөкем ителгән Хәлим Хәбибуллин өч елга каты режимлы колониягә озатылган, Илнар Сәйфуллинны суд шартлы рәвештә сынау срогы белән ике елга ирегеннән мәхрүм иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot