Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәнлеләргә социаль пакеттан баш тартмаска киңәш итәләр
Районда федераль ташламаларга ия 2059 пенсионер яши, шуларның 824се генә социаль пакеттан файдалана.
(Чирмешән, 15 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова)Безнең районда федераль ташламаларга ия 2059 пенсионер яши, шуларның 824се генә социаль пакеттан файдалана, дип яза җирле басма.
Социаль хезмәтләр җыелмасы рецепт буенча бирелүче дарулар, санаторий-курортларда дәвалану өчен юллама һәм тимерьюл транспортында бушлай йөрүне үз эченә ала. Бу ташламалардан аерым-аерым да файдаланырга һәм баш тартырга була.
-Ташламаларга ия пенсионерлар 2019 елда социаль хезмәтләрдән файдалану яки баш тарту турында фикерен раслап агымдагы елның 1 октябренә кадәр гариза яза ала, - ди Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте начальнигы Лилия Гатина. - 1 октябрьдән соң фикерне үзгәртеп булмый. Гариза язу өчен безгә килергә, яки моны Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетың аша да эшләргә мөмкин.
Әлеге ташламалар суммасының зуррак өлеше даруларга бирелә. Федераль ташламаларга ия пенсионер акчадан баш тартса, ул рецепт буенча үзенә кирәкле даруларны даруханәдән бушлай алырга хокуклы. Мондый пенсионерлар арасында даими рәвештә бик кыйммәтле даруларга мохтаҗлар да байтак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз