Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешәнлеләргә миллион сумлык дару бушлай бирелгән
Бер айга рецепт буенча 636 мең сумлык дару кайтачак
(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Чирмешәнлеләргә 2015 елның беренче яртысында рецепт буенча биреләчәк даруларга сентябрь аенда ук заявка тапшырылган.
Федераль бюджеттан бирелүче бу даруларга ярты елга 3 миллион 816 мең 12 сум акча бүленгән. Бер айга рецепт буенча 636 мең сумлык дару кайтачак. Алар 2015 ел өчен социаль пакеттан баш тартмаган 490 кешегә биреләчәк. Региональ бюджеттан да 768 мең 477 сумлык даруга заявка җибәргәннәр, дип яза “Безнең Чирмешән” газетасы.
Ел дәвамында, дарулар алырга хокуклы 530 инвалидка әлеге даруханәдән 16 мең 933 рецепт буенча 6 миллион 246 мең 765 сумлык дару бирелгән.
Шикәр диабеты, бронхиаль астма белән авыручыларга һәм өч яшькәчә балаларга региональ бюджеттан бүленгән 1 миллион 641 меңгә ел дәвамында 3 мең 191 рецептны канәгатьләндергәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз