news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәнлеләргә “Әби сандыгы” җиңү китергән

Жюри алдында 100гә якын бала чыгыш ясаган.

(Чирмешән, 12 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәнлеләргә “Әби сандыгы” җиңү китергән. Чирмешән лицееның 2-3 нче сыйныф укучылары Сәидә Харисова, Нурия Гатина һәм Зәринә Батыршина “Әбиемнең сандыгы” татар теленнән республикакүләм олимпиадасында беренче урын яулаганнар, дип яза җирле басма.

Камилә Миншина һәм Равил Гайнуллин - призерлар, Илнара Хөснетдинова лауреат булып кайтканнар.

Жюри алдында 100гә якын бала чыгыш ясаган. Катнашучылар әбиләре сандыгында сакланган рухи, мәдәни мирас турында яттан сәнгатьле итеп татар телендә сөйләргә тиеш булганнар. Моннан тыш, укучылар үзләре алып килгән экспонат белән бәйле (чигеп, бәйләп һ.б.) мастер-класс үткәргәннәр, презентация күрсәткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100