Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәнлеләр язгы кыр эшләренә әзерләнә
Районда язгы кыр эшләренә 212 берәмлек трактор чыгарга тиеш.
(Чирмешән, 24 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешәнлеләр язгы кыр эшләренә әзерләнә. Инвесторларныкын исәпләмәгәндә, районыбызда язгы кыр эшләренә 212 берәмлек трактор чыгарга тиеш, дип яза район басмасы.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре аларның 80-85 проценты эшкә әзер, диләр.
-Болар, нигездә, көпчәкле МТЗлар. Хәзер техникаларның һәрберсенә тиз арада механизаторлар билгеләү зарур, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Ленар Җиһангиров. - Юллар ябылганчы, ягулык-майлау материалларын кайгырту мөһим. Вакыт бик аз калып бара, тагылма машиналар ремонтлауны тизләтәсе иде.
Белгечләр бу көннәрдә зур җәмгыятьләрдә, крестьян-фермер хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерә. “ЧИРМЕШӘНАГРО” быел да иң өлгерләрдән. Әлеге җәмгыятьтә чәчү мәшәкатьләренә 100 процент ук диярлек әзерләр, ди. Хәтта көзгә кирәгәчәк техникаларны рәтли башлаганнар.
-“Сөлчә” җәмгыятендә дә ремонт эшләре яхшы оештырылган. Махсус бригадалар чәчкеч, культиваторларны җыялар, өч тракторның двигателенә капиталь ремонт ясатканнар. Тырмаларны көздән төзәтеп калдырдылар. Хуҗалыкта орлык та җитәрлек, - ди дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтенең райондагы инспекторы Рифат Гатин. - “Үтәмеш”тә дә “боз кузгалды”, ремонт эшләре өчен запас частьләр юллаганнар, тракторлар ремонтлана. Кечерәк крестьян-фермер хуҗалыкларының машинатрактор паркларында шулай ук җанлылык сизелә. Әйтик, Ульяновкадагы “Иванов Ю.С.” хуҗалыгында тагылма машиналар кар астыннан чыкты, алар ремонтта. Анда бер тракторга зур ремонт кирәк, бишесен бераз карап кына аласы бар. Девичья Полянада “Якимова Ю.Г.” крестьян-фермер хуҗалыгының да җирләре байтак. Анда да эш бара, техника төзәтелә, фермерның чәчүлек орлыгы җитәрлек.
Башка хуҗалыкларда да кыр эшләренә әзерлек барышын тикшерү дәвам ит
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз