news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Чирмешәнлеләр“ якташлык җәмгыяте Кызыл Ярга ноутбук җибәргән

Күп балалы, уртача тормыш белән яшәүче гаилә өчен бу замана җиһазы менә дигән зур бүләк булды.

 (Чирмешән, 11 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). “Чирмешәнлеләр“ якташлык җәмгыяте Кызыл Ярга ноутбук җибәргән. Кызыл Яр бистәсендә  яшәүче Сафиннар гаиләсенә Казаннан ноутбук китерделәр. Күп балалы, уртача тормыш белән яшәүче гаилә өчен бу замана җиһазы менә дигән зур бүләк булды, дип яза җирле басма.

Динара һәм Рашат Сафиннар йортыннан иртән Югары Кәминкә мәктәбенә баручы автобуска дүрт бала: Айгөл, Рифат, Алсу, Динар чыгып утыра, әниләре дә Югары Кәминкәгә, балалар бакчасына йөреп эшли. Ә 6 яшьлек Розалина Мөслимә әбисе янында кала. Балаларның әтиләре дә Әлмәткә йөреп эшләргә мәҗбүр.

-Ноутбук - Казанда яшәүче якташлар җәмгыяте бүләге. Балалар рәхәтләнеп файдалансыннар, аның ярдәмендә укуларын тагын да яхшыртсыннар, - диде бүләкне өйләренә барып тапшырган кунак - якташлык җәмгыятенең башкарма директоры Фәнил Закиров.

news_right_1
news_right_2
news_bot