Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәнлеләр "Урсал тауда" бәйгесендә халык коралларында уйнап танылганнар
“Классик гитарада уйнаучылар”ның Әлмәттә узган бу бәйгесендә 50 дән күбрәк укучы көч сынашкан.
(Чирмешән, 26 февраль, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Әлмәттә узган "Урсал тауда" өченче Бөтенроссия фестиваль-бәйгесендә балалар сәнгать мәктәбе укучылары: Мансур Галәүтдинов “Соло” номинациясендә – икенче, Никита Михляев өченче дәрәҗә лауреат булганнар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Укытучы Гүзәлия Сәлахованың тагын бер укучысы – Камил Казаков та җиңүчеләр рәтендә, ул икенче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән.
“Фантазия” халык кораллары ансамбле да (җитәкчесе Владимир Юрин) әлеге бәйгедә икенче дәрәҗә лауреат булган.
Әлеге чарада 19 музыка һәм сәнгать мәктәпләреннән 130 башкаручы катнашкан, алар гитарада, домбрада, балалайкада, баянда, аккордеонда уйнап үз осталыкларын күрсәткәннәр.
Фәрит Яруллин исемендәге республика бәйгесендә балалар сәнгать мәктәбе укучылары: Камил Казаков, Мансур Галәүтдинов һәм Никита Михляев үз яшьтәшләре арасында икенче дәрәҗә лауреат булганнар.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырылган. Укытучылары Гүзәлия Сәлахованы бәйге лауреатларын әзерләүдә педагогик осталыгы өчен Грамота белән бүләкләгәннәр.
“Классик гитарада уйнаучылар”ның Әлмәттә узган бу бәйгесендә 50 дән күбрәк укучы көч сынашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз