news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәнлеләр Түбән Камада очрашу уздыра

Кунакларны чыгышлар, концерт номерлары, күңел ачу чаралары көтә.

(Чирмешән, 6 апрель “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Бу атна шимбәсендә, 7 апрель көнне, әлеге каладагы “Мәдәни инициативалар үзәге“ндә (“Халык иҗаты йорты“) якташлар җыелачак, дип яза җирле басма.

Мондагы бәйрәмдә Казанда, Яр Чаллыда, башка шәһәрләрдә һәм районнарда яшәүче якташлар күрешәчәк. Кунакларны чыгышлар, концерт номерлары, күңел ачу чаралары көтә.

Тансык очрашу 16 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

Якташлар очрашуына рәхим итегез!

news_right_1
news_right_2
news_bot