Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәнлеләр Суздальда халыкара форум-фестивальда Татарстан данын яклады
Фестивальнең программасы бик бай булган, гаиләләр бәйгесеннән тыш, күргәзмәләр, семинарлар, уеннар, экскурсияләр оештырылган.
(Чирмешән, 17 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Татарстанның Чирмешән районы Сосновка авылында яшәүче Николай һәм Людмила Прокопьевлар гаилә династияләренең Владимир өлкәсе Суздаль шәһәрендә узган “Күп милләтле Россиядә гаилә” халыкара форум-фестиваленда катнашып, II дәрәҗә Диплом һәм истәлек бүләкләре белән кайтканнар. Әлеге чарага Россиянең 65 төбәгеннән 500дән артык кеше җыелган, Үзбәкстан, Беларуссия, Украина, Казахстан, Әзербайҗан һәм Якутиядән дә килүчеләр булган, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” газетасы.
Гаилә башлыгы Николай 30 ел хокук саклау органнарында эшләп лаеклы ялга чыга. Людмила Владимировна 30 елга якын Сосновка башлангыч мәктәбендә балалар укыта. Аларның олы кызлары Любовь һәм Юлия Мәскәүдә эшли, Елена да шунда институтта укый. Ариадна 9нчы, Ника 5нче класста белем ала. Прокопьевлар - бик актив кешеләр, алар авыл, район чараларында да гел катнаша.
"Халыкара фестиваль югары дәрәҗәдә оештырылган иде, жюрида танылган артистлар, җырчылар утырды", - ди Людмила Владимировна. "Без “Гаилә портфолиосы”, “Милли йола”, “Нәсел шәҗәрәсе”,”Минем һөнәрем – минем горурлыгым”, “Әбиемнең яраткан җыры”, “Туган ягымның яраткан җыры”, “Гаиләбезнең иҗат остаханәсе”, “Игелек арбасы” бәйгеләрендә үз сәләтләребезне күрсәттек. Гомумән, һәр конкурска җитди әзерләндек. Безнең белән барган кызларыбыз Ариадна белән Ника да бик тырышты. Әйтик, гаилә фотоархивы, милли йола, Яңа ел чыршысы формасында нәсел агачы тәкъдим иттек, мастер-класслар күрсәттек, концерт номерлары белән чыгыш ясадык һәм, нәтиҗәдә, икенче урынга лаек булдык", - дип шатланып сөйли якташыбыз.
Фестивальнең программасы бик бай булган, гаиләләр бәйгесеннән тыш, күргәзмәләр, семинарлар, уеннар, экскурсияләр, танылган шәхесләр белән очрашулар оештырганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз