Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәнлеләр Пушкинны искә алды
6 июньдә, классикның туган көнендә - Пушкин көнендә, Рус теле көнендә даһи әдип иҗатын искә алдык.
(Чирмешән, 8 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). 6 июньдә, классикның туган көнендә - Пушкин көнендә, Рус теле көнендә даһи әдип иҗатын искә алдык. Аның иҗатында рус теленең бар матурлыгы, аһәңе, байлыгы чагыла, диделәр район үзәгенең Яшьләр мәйданчыгана җыелган чирмешәнлеләр, дип яза җирле басма.
Мәктәптә рус әдәбияты дәресләрендә ятлаган “У лукоморья дуб зеленый”ның берничә юлын булса да кем генә белми икән?! Беренче юлыннан икенчесе ялганып тора бит аның шигырьләрендә. Мавыктыргыч әкиятләр, проза әсәрләре... барысы да истә кала. Күп язган, шәп язган, оста булган, үзе әйткәнчә, “Ай да Пушкин!”
-“Патша Салтан әкияте”, “ Алтын балык”, “Поп һәм балда” әкиятләрен беләбез. Кечкенә Пушкин нянасын яраткан, аннан аның сөйләгән әкиятләрен шигырьгә салган. Кызганыч, шагыйрь бу дөньядан иртә киткән, югыйсә әле тагын күпме язган булыр иде, - диләр чарага килгән 1нче Чирмешән мәктәбе укучылары Дарья Игнатьева белән Неонилла Фомина.
Рус милли-мәдәни берләшмәсенең район активистлары, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре оештырган чарада шигырьләр сөйләделәр, патриотик җырлар яңгыраттылар. Иң осталарга цилиндр эшләпә кигән, бакенбардлы Пушкин “үзе үк” бүләкләр бирде.
-Рус Пушкинының иҗатын чынлап та бик яратам, аның шигырьләре бик җиңел укыла бит, көчәнеп язмаган, сүзләрне, әйтерсең лә, җепкә генә тезгән, - ди Чирмешәннән Равил Хафизов. -Санкт-Петербургка баргач, Пушкиннарның дуэль урынында, Черная речкада , Набережная реки Мойка, 12 адресы буенча урнашкан фатирында булдым. Дуэльдан соң аны шушы фатирга диванга кайтарып салалар.
Пушкин мирасы дөнья әдәбиятының тарихи ядкаре. Башка күп халыклар, татар Тукае да аның иҗатыннан рухи азык алган. Быел Александр Пушкинның тууына 219 ел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз