Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәнлеләр быел да Курган өлкәсендә Сабан туе оештырырга булыштылар
Әлеге чарада бездән район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җитәкчелегендә 38 кешелек делегация катнашты.
(Чирмешән, 11 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районы делегациясе быел да Курган өлкәсенең Шумиха шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе үткәрүдә булышты. Әлеге чарада бездән район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җитәкчелегендә 38 кешелек делегация катнашты, дип яза җирле басма.
Фердинат Дәүләтшин курганлыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй уңаеннан котлауларын ирештерде, бәйрәмне оештыручыларга истәлек бүләкләре тапшырды.
Бәйрәмдә хезмәт алдынгыларын, күп балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләрне, озак еллар тату гомер иткән юбиляр парларны да тәбрикләделәр, бу юкка гына түгел, чөнки Сабан туе нәкъ гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры килде. Бүләкләүләрдән соң зур бәйрәм концерты башланып китте. Курган халкына безнең артистлар да музыкаль күчтәнәчләрен тапшырды. Үзәк ашханә пешереп барган чәк-чәк, бавырсаклар да югары бәя алды.
Сабан туе өчен һава торышы бөтен яклап килде, “Хезмәт” стадионына җыелган халык рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Бәйрәмдә бездәге кебек үк милли уеннар: капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, капчык сугышы да булды. Билгеле, Сабан туен милли көрәштән башка күз алдына да китереп булмый. Төп уенны безнең делегация оештырды һәм хөкмдарлык итте. Тәкә һәм төп бүләк Курганда калды, безнең көрәшче егетләр дә сынатмады: үз үлчәү авырлыкларында Фәнил Шәрифуллин һәм Рәзиф Гыйрфанов – беренче, Наил Зыятдинов, Николай Емельянов, Илнур Җамалтдиновлар икенче булдылар.
Сабан туе узган мәйданда Шумихада яшәүче халыкларның милли орнаментлар белән бизәлгән өйчекләрен куйганнар, ачык һавада милли ашлар, декоратив-гамәли иҗат һәм кул эшләре күргәзмәсе оештырганнар, чүлмәк ясау осталары һәм тимерчеләр мастер-класс та күрсәттеләр.
Шумиха белән дуслык җепләре тагын да ныгыды. Сабан туенда Башкортстан делегациясе дә катнашты, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз