news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәнлегә Америка сәүдәгәре 1650 долларга өстәмә товар сатып алырга тәкъдим иткән

Бу шарт үтәлмәсә, акчасы түләнгән товарны җибәрмәячәге турында белдергән.

(Чирмешән, 11 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Апрель башында чирмешәнле Интернеттагы “Алибаба” сәүдә мәйданчыгы аша Америка сәүдәгәренә товарга заказ бирә. Ике атна дәвамында чит илгә товар, таможня һәм салым акчаларын да кертеп, 211 мең 46 сум акча күчерә, дип яза җирле басма.

Апрель азагында товар кайтырга тиеш була, ләкин бүгенге көнгә кадәр ул юк. Сатучы чирмешәнлегә 1650 долларга өстәмә товар сатып алырга тәкъдим иткән, әгәр дә бу шарт үтәлмәсә,  акчасы түләнгән товарны җибәрмәячәге турында белдергән.

Заказчы полиция бүлекчәсенә мөрәҗәгать иткән. Хокук саклаучылар әйтүенчә, бүген тикшерү бара, аерым мәгълүматлар да тупланган, телефон номерлары да бар. Әгәр дә якын арада ике як арасында уртак тел табылмаса, җинаять эше дә кузгатылырга мөмкин.

Полиция хезмәткәрләре тагын бер кат кисәтә: Интернет аша тәкъдим иткән арзан товарга кызыкмаска, таныш түгел кешеләр тарафыннан әйтелгән һәр мәгълүматны ныклап тикшерергә, билгесез кешеләр күрсәтмәсе буенча акча күчермәскә кирәк . Андый чакта 02 яисә 2-54-39 номерлары буенча полициягә шалтыратырга да була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100