news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәнле Рәфис Хөснетдинов кар өстеннән “оча торган“ мотоцикл ясаган

Чирмешәннән укытучы Рәфис Хөснетдинов быел җәен үлән чапкыч (триммер) моторы урнаштырылган велосипеды белән гаҗәпләндерде.

(Чирмешән, 13 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров).  Чирмешәнле Рәфис Хөснетдинов кар өстеннән “оча торган“ мотоцикл ясаган. Ул быел җәен үлән чапкыч (триммер) моторы урнаштырылган велосипеды белән гаҗәпләндерде, дип яза җирле басма.

-Бу техниканы узган кышта ук ясап караган идем. Интернет аша Әлмәт районыннан “Иж-Планета” мотоциклы табып алдым, 6 мең сумга. Ник “Планета” дисәң, аның двигателе бер цилиндрлы гына, гади, ышанычлы. Авточанага шуның двигателен куйдым, - ди чирмешәнле.

-Йөриме соң? – дим.

-Башта, арттагы звездочкасы зур булгач, әкрен йөри иде, аннан кечерәк звездочка куеп, оборотны арттырдым. Хәзер – яхшы: кар өстеннән ипле бара үзе, эч пошканда кырларны да әйләнеп кайткалыйм.

Үз сүзләрен куәтләп, оста “Иж”ны тибеп кабызып, бер-ике әйләнеш ясады. Хуҗасын тыңлый мотоцикл-чана, тизлеге дә ярыйсы гына.

-Иң мөһиме – барысын да дөрес “центровать” итәргә кирәк. Алай итмәсәң, чылбырын сала, я башка нәрсәсе кырылып чыга. Буш вакытым булганда, техниканы гел камилләштереп торам. Аның ясап бетерәсе урыннары күп әле.

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатында хәрби тәрбияче булып эшләүче Рәфис Салих улы моңа кадәр дә кар чаналары җыеп карый. Биш-алты еллар элек фанерадан берәр метр диаметрлы тәгәрмәчләр ясап, резина белән тышлап, протекторлар ясап, аларны ОКА мотоблогы базасында рамага урнаштыра. Тик анысы тигез юлда яхшы йөрсә дә, карны яратып бетерми.

-Аннан бер туганымнан иске, күгәреп ятучы кар чанасы чабаталары алып кайтып, эретеп ябыштыргалап, подшипникларын алмаштырдым. Рамын “Москвич” ресоралары белән ныгыттым да, аңа шул ук “Ока” мотоблогы двигателе куйдым. Тик анысының моторы көчсезрәк - 6,5 ат көчле генә иде, андый авырлыктагы техниканы йөртү өчен чама белән 12 ат көчле двигатель кирәк. Шунлыктан “Иж” мотоциклы алырга булдым да инде, - ди оста.

Рәфис Салих улы җәен, алда әйткәнемчә, үзе ясаган велосипедта йөрде. Үз иҗат җимеше - катамараны да бар авыл “кулибинының”. Җәйләрен анысы да сирәк кенә урыныннан кузгала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100