news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәнгә солдатлар кайтты - район газетасы

Армия дөньяга, кешеләргә карашны үзгәртә икән, ди хәрби бурычын үтәп кайткан егетләрнең берсе.

  (Чирмешән, 15 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районында хәрби хезмәткә көзге чакырылыш тәмамланды. Хәзер исә үткән көздә армиягә киткән егетләребез туган якларына кайта. Лашманнан Динар һәм Дания Закировалар, Әмирдән Әкъдәс һәм Флера Җиһаншиннар, Чирмешәннән Рәшит һәм Рәйсә Илалетдиновлар гаиләләре дә солдат һәм диңгезче уллары белән күрештеләр, дип шатлык уртаклаша “Безнең Чирмешән” газетасы.

Илнур Закиров Приморье каренда Япон диңгезе буенда хезмәт иткән. Ул яр буе часте матросы, хәрби белгечлеге – химик. Чыныгу алып, дөнья күреп, тормышка карашы үзгәреп кайткан аның.

Әмир авылыннан Рәмис Җиһаншин Чиләбе өлкәсенең Трехгорный горнизонында яшертен гаскәрләрдә сапер булган. Сирәк-мирәк кенә хезмәти сәфәрләрләргә чыксалар да, аларның часте ябык була, хезмәттән азат вакытларда ялга чыгу кебек мөмкинлек эләкми. “Армиядән, ничектер, иреккә сусап кайттым, - ди Рәмис. - Атнага бер тапкыр телефоннан сөйләшү мөмкинлеге булса да, фотога төшәргә, интернеттан файдаланырга да ярамады. Шуны әйтә алам: армия дөньяга, кешеләргә карашны үзгәртә икән”.

Чирмешән егете Рәфис Илалетдинов Свердловск өлкәсендәге Елань гарнизонында хәрби бурычын үтәгән, белгечлеге – мотоукчы. Рәфис армиягә кадәр зоолог һөнәре алган, шуңа аңа хезмәти этләрне ышанып тапшырганнар. Анда 6 ай кинолог булган ул. Соңрак аңа мастер-аккумуляторчы хезмәтен тапшырганнар.

Хәрби хезмәткә җыенучы яшьләргә алар армиядән курыкмаска, спортта чыныгу алып барырга киңәш итәләр.

Солдатлар өчесе дә армиягә, флотка югары белем алып киткәннәр. Эшсез озак торырга исәпләре юк. Илнур белән Рәфис шәһәргә китәргә уйласа, Рәмис районда эш табарга өметләнә, дип яза Чирмешәннең җирле газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100