news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә үзсалым акчасына яңа күпер төзелде

Күпердән йөрү хәзер балалар, олылар өчен дә куркыныч түгел.

(Чирмешән, 28 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Роза Журавлева). Чирмешәннең Заречная, Октябрьская, Мәктәп урамнарының көнчыгышында яшәүчеләр район үзәгенә чыкканда, юлны электән үк Зур Чирмешән елгасы аша салынган басма аша кичеп кыскартты. Җәй башында такталардан, киртәләрдән ясалган әлеге басма кышка кадәр хезмәт итә иде. Ул әлләни нык та түгел, тар гына була иде, кара-каршы килүче ике кеше моннан көч-хәл белән уза иде, дип яза җирле басма.

Менә ниһаять җәяүлеләр өчен елга аша яңа, ышанычлы, җайлы күпер салынды. Әлеге эшләрне халыктан җыелган үзсалым акчасына башкардылар. Күпердән йөрү хәзер балалар, олылар өчен дә куркыныч түгел. Төрле учреждениеләргә, кибетләргә йөрергә һәрбер кешедә машина юк бит, ә болай турыдан йөрү күпләргә ансат.

Хәзер  Заречная урамы юлына асфальт түшәлгән, суүткәргеч бар, киләчәктә бәлки канализация дә булыр әле. Халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча әлеге хезмәтләре һәм яңа күпер өчен, район һәм авыл җирлеге җитәкчелегенә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot