news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә үзсалым акчасына трактор сатып алырга планлаштыралар

Узган өч елда 11 миллион сумга якын акча тупланган.

(Чирмешән, 3 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районында референдумга мөһим мәсьәлә кертелгән – авыл җирлегенә тагылма агрегатлар белән трактор кирәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Узган елларны (2015, 2016, 2017 нче еллар) Чирмешән авыл җирлеге буенча халыктан җыелган һәм үзсалым өчен хөкүмәт биргән акчаларны бергә кушкач, 11 миллион сумга якын акча тупланган.

Әлеге акчалар референдумда күрсәтелгән максатларга тотылган. 7 миллион сумга якын акчаны район үзәгендә һәм авыл җирлегенә керүче авылларда урам яктырткычларын монтажлауга, куюга, ремонтлауга, карап тоту чыгымнарын каплауга юнәлдергәннәр.

Чирмешән елгасы аша җәяүлеләр күперен ясауга 2 миллион сумга якын акча сарыф ителгән. Тагын 714 мең сумлап акчага Түбән Чегодай авылында чишмә һәм су башнясының территориясен төзекләндергәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100