news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә үзара салым акчасына җәяүлеләр күпере төзиләр

Чирмешәндә 2017 ел өчен халыктан 1 миллион 2 мең 800 сум үзсалым акчасы җыелган.

(Чирмешән, 18 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешәндә 2017 ел өчен халыктан 1 миллион 2 мең 800 сум үзара салым акчасы җыелган, моңа республика бюджетыннан 3 миллион 684 мең 800 сум акча кушылган, дип яза җирле басма. 

Әлеге акчаларның күп өлеше Зур Чирмешән елгасы аша җәяүлеләр күпере төзүгә тотыла. Бу эшкә 2 миллион 270 мең сумы акча каралган.

-Эш өчен материаллар тулысынча кайткан, терәкләр ясалган, күпер конструкцияләре җыелган, җир бераз туңдырып, зур техникалар керерлек булгач, ул үз урынына куелачак, - ди Чирмешән авыл җирлеге Советы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. – Күпергә Заречная һәм Береговая урамнары ягыннан төшү юлына да яктырткычлар урнаштырылган.

Үзара салым акчалары Чирмешәндәге яңа микрорайондагы Тукай, Җәлил, Такташ урамнарына яктырткычлар урнаштыруга да тотылган. Түбән Чегодай авылы урамнарына яңа утыртылган баганаларга да яктырткычлар куелган. Казанка урамнары да яктыртылган. Кече Чегодай һәм Чирмешән авылларында урамнарга өстәмә яктырткычлар куелган, ватыклары ремонтланган. Түбән Чегодай авылында су башнясы һәм чишмә тирәсе койма белән тотып алынган.

Янып чыккан яктырткычларны яңаларга алмаштыру, сафтан чыкканнарын яңарту, ремонтлау өчен күчмә фондта үзара салым акчалары запасы бар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100