news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә Үзәк китапханәнең 100 еллыгын билгеләп үттеләр

Китапханә фондында 38 мең китап исәпләнә.

Чирмешәндә Үзәк китапханәнең 100 еллыгын билгеләп үттеләр
Гөлсирә Шәрифуллина

(Чирмешән, 16 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндәге үзәк китапханәгә 100 ел тулды. 1984 нче елда ачылган әлеге бина 2013 елны капиталь ремонттан соң яңа төс алды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Китап укучылар өчен бүген монда уңай шартлар тудырылган: компьютерлар сыйныфы, йомшак мебель, әдәби кафе, балалар китапханәсе дә шунда гына. Китапханә фондында 38 мең китап исәпләнә.

100 ел эчендә китапханәчеләрнең ничәмә буыны алмашынган, китапханә аша күпме укучы узган, күпме китап, газета-журнал укылган!

Китапханәнең бүгенге коллективы үзенең уңышлары белән горурлана ала. Алар республика бәйгеләрендә җиңү яулыйлар, грантлар оталар, күпсанлы грамоталар һәм Дипломнар белән бүләкләнгәннәр.

Китапханәне һәм бәйрәмнең рәсми өлеше узган район мәдәният йортын матур итеп бизәгәннәр. Юбилей булгач, кунаклар да чакырганнар. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе директоры Сөембикә Җиһаншина да үзәк китапханәне бик ошатты, коллективка уңышлар теләде һәм бүләкләр тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot