news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә юл һәлакәтләре корбаннарын искә алдылар

Укучылар урамга чыгып, машина йөртүчеләргә юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерүче буклетлар тараттылар.

(Чирмешән, 21 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне алдыннан Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты базасында кадетлар һәм Әккәрәй мәктәбе укучылары акция оештырдылар. Бу турыда җирле басма яза.

Балалар юлда йөрү кагыйдәләре турында әңгәмәдә катнаштылар, видеоролик карадылар, юлларда һәлак булучыларны бер минут тын калып искә алдылар.
Ә Чирмешән лицеенда әлеге көн тарихы, юл һәлакәтләренең сәбәпләре хакында сүз булды.

Чараның икенче өлешендә исә укучылар урамга чыгып, машина йөртүчеләргә юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерүче буклетлар тараттылар.

Акциядә катнашучыларның бу хакта плакатлары да бар иде. Ә инде иң ахырдан, балалар Чирмешән өстенә, автоһәлакәт корбаннарын искә алу символы буларак ак шарлар очырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot