Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә юл инспекторлары цирк артистлары белән рейд үткәрделәр
Шушы көннәрдә районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары юлда йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча чираттагы рейд үткәрделәр.
(Чирмешән, 13 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Шушы көннәрдә Чирмешән районының ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары юлда йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча чираттагы рейд үткәрделәр. Рейдның максаты – балаларны йөртү һәм җәяүлеләр арасында юлда йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне ачыклау, дип яза район газетасы.
Әлеге чарада районга гастрольга килгән һәм балалар имгәнүе проблемасына битараф булмаган “Пегас” цирк-шапито артистлары да катнаштылар, балаларны махсус утыргычларга утыртып йөртүче тәртипле ата-аналарга циркка билетлар да тапшырдылар.
Кагыйдәләрне бозучылар белән исә инспекторлар аңлату эше үткәрделәр.
-Әлеге рейд юлда йөрү кагыйдәләрен бозучыларга җәза бирү түгел, беренче чиратта юл хәрәкәтендә катнашучыларны юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә, бер-береңә карата игътибарлы һәм җаваплы булырга өндәү өчен бик әйбәт чара, - ди ЮХИДИ инспекторы Сергей Барабашкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз