news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә “Йолдызлык” яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең икенче туры башланды

“Йолдызлык – Созвездие” фестиваленең гала-концертында җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.

Чирмешәндә “Йолдызлык” яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең икенче туры башланды
Гөлсирә Шәрифуллина

(Чирмешән, 24 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Районда “Йолдызлык – Созвездие” яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең икенче туры башланды.

Беренче концерт Бәркәтәдә узган, биредә Түбән Кармалка, Туймәт, Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә, Лашман авыл җирлекләреннән 200 дән күбрәк бала чыгыш ясаган. Барлыгы 41 концерт номеры тәкъдим ителгән. Жюри гала-концертка 11 номерны сайлап алган.

Ивашкинода узган концертта исә Күтәмә, Әккәрәй, Кармыш, Яшәүче балалары – 130 га якын яшь артист үз сәләтләрен күрсәтте. Бу көнне 10 номер йомгаклау концертына үтте.

Фестиваль концертлары 28 гыйнварда – Иске Элмәледә һәм 29 гыйнварда район мәдәният йортында да булачак.

Икенче турда катнашучыларга бассейнга һәм яшьләрнең ял итү үзәгендәге кинозалга керү өчен сертификатлар да тапшырганнар.

6 февральдә район мәдәният йортында “Йолдызлык - Созвездие” республика фестиваленең район туры җиңүчеләре катнашында булачак гала-концертта лауреатларны, дипломантларны бүләкләячәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot