Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә “Язгы игелек атнасы”нда китап укучы гаиләләрне ярыштырганнар
8 гаилә арасыннан өчесе (Мөхәммәтшиннар, Пешковлар, Черновлар) сайлап алынды, алар - җиңүче.
(Чирмешән, 23 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешәндә “Язгы игелек атнасы”нда китап укучы гаиләләрне ярыштырганнар. “Язгы игелек атнасы – изге эшләр эстафетасы#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” акциясе кысаларында үзәк балалар китапханәсендә төрле кызыклы чаралар уздырылды, аларда китапханәнең актив укучылары һәм аларның ата-аналары катнашты, дип яза район газетасы.
Китапханә оештырган “Гаиләбез белән китап укыйбыз” фоторәсемнәр конкурсында катнашкан 8 гаилә арасыннан өчесе (Мөхәммәтшиннар, Пешковлар, Черновлар) сайлап алынды, алар - җиңүче. Бәйгегә йомгак ясаганда гаиләнең китап укудагы активлыгына, ягъни аларның китапханә белән “дуслыгына” өстенлек бирелде.
Балалар китапханәсендә “Китап укучы гаилә көне”н дә билгеләп үттеләр. Монда да иң актив китап укучы гаиләләр көч сынашты. Җиһаншиннар, Гайнетдиновлар, Гыйниятуллиннар, Сафиннар үзләренең мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч класста укучы балалары белән ярыштылар – әдәбият белән бәйле сорауларга җаваплар бирделәр, уеннарда катнаштылар. Тамашачылар балаларның татар телендә озын-озын шигырьләрне яттан сәнгатьле укуларын тын да алмый тыңлап тордылар. Бу очрашу гаиләләрне дуслаштырды, китапханә белән элемтәләрен тагын да ныгытты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз