news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә ятимнәргә торак төзү өчен җир бүлеп бирелде

Җир кишәрлекләре ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы кысаларында бүленгән.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”). Чирмешәндә ятимнәргә торак төзү өчен 1мең 635 квадрат метрда җир бүлеп бирелгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте җиткерә.

Җир кишәрлекләре Чирмешән авылындагы М. Кәбиров урамында йорт төзү өчен Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондына Чирмешән районы башкарма комитеты тарафыннан ятим калган балаларны торак белән тәэмин итү программасы кысаларында тапшырылган.

Татарстанда 2013тән 2017 елга кадәр 1 мең 502 ятим бала торак белән тәэмин ителгән. 2018 елда 297 ятим баланы тораклы итү планлаштырылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100