Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә Яшьләр скверен үзгәртүгә багышланган очрашу узды
Район үзәгендәге Яшьләр скверын, бераз соңрак күл тирәсен үзгәртеп кормакчылар.
(Чирмешән, 11 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Совет урамындагы фонтанлы парк, күл тирәләре - чирмешәнлеләрнең яраткан ял итү урыны. Җәйләрен биредә күп чаралар, концертлар уза. Казан белгечләре – проектантлар, архитекторлар ноябрь аенда безгә килеп, әлеге территорияләрне карап, тикшереп, Чирмешәннең тарихы белән кызыксынганнар. Шулар нигезендә киләчәктә сквер территориясен ничек күзаллаулары хакында эскиз проекты әзерләнгән. Аны презентацияләү семинарында фикер алышучыларда яшьләр активистлары, укучылар, социаль өлкә, мәдәният тармагы вәкилләре, белгечләр байтак иде. Чарада район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да катнашты, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.
-Мондагы территорияне ничек яхшырак итәргә кирәклеген сездән дә яхшы белүче юк, шуның өчен фикерләрегезне беләсебез килгән иде, - диделәр Казан кунаклары.
“Архитекторлар десанты” мастерское белгечләре скверда агач, куакларны күбәйтергә тәкъдим итә. Монда амфитеатр, тамашачылар һәм ял итүчеләр өчен утыргычлар, яктырткычлар күбрәк булырга тиеш, дип исәпли алар. Җәйге кафе да кирәк. Дзержинский урамы ягыннан җәяүлеләр юлы ясау да отышлы, диләр. Белгечләрнең башка тәкъдимнәре дә бар.
Мәдәният хезмәткәрләре проектантларның сәхнәне Дзержинский урамы ягына, скверның көньягына күчерү һәм аны ачык подиум рәвешендә генә ясау белән килешми: артистларга киенү-чишенү өчен ябык урыннар кирәк. Яшьләрдән ашханә диварын ачык һавадагы кинотеатр экраны итеп ясау фикере яңгырады. Җирле тарихчыбыз Валентина Захарова, туризм белән бәйләп, скверда Чирмешәннең бренды булырдай объект урын алырга тиеш дип саный. Әлеге уңайдан биредә районның символы - ябалак сыны бастыруны башкалар да кулай күрә. 1953 елда мәктәптә чыккан янгын вакытында һәлак булганнар истәлегенә куелган стеланы ничектер аерымрак итәсе иде. Гаилә коручы яшьләр фотога төшәрлек фотозона булса яхшы. Аулак урында бәдрәф тә кирәк. Яшь укытучы Айнур Заһитов сквер өслеге плитәдән түгел, роликларда йөрерлек тигез материалдан булсын иде, ди. Инвалидлар өчен юллар, пандуслар мөһимлеге әйтелде. Күлгә тагын аккошлар да җибәрергә дә тәкъдим ителде. Кыскасы, фикерләрнең ниндие генә юк. Алар исәпкә алыныр.
-Сөйләшүдә яшьләребезнең шулай актив булуы сөендерә. Алар бик акыллы безнең. Әлбәттә, мин, җитәкче буларак, бу эшләрне саннарда, сумнарда карарга гадәтләнгән. Ә Казаннан иҗади төркем, рәхмәт, бик зур эш башкарган. Гомумән, парк, скверлар – кешенең кәефен күтәрә торган урыннар. Алар матур булырга тиеш, - диде чара ахырында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз