Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә яшь инспекторларны велосипедлар белән бүләкләделәр
Район ЮХИДИ бүлекчәсе базасында узган ярышларда 18 команда катнашты.
(Чирмешән, 26 май, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). "Куркынычсыз тәгәрмәч - 2019" юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторларының район слетында 1 нче Чирмешән урта мәктәбе укучылары беренче урынны яулады. Бу командага республика бәйгесендә район данын якларга туры киләчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе базасында узган ярышларда 18 команда катнашты. Балалар "Автошәһәрчек", "Юл кагыйдәләрен белүче", "Велосипедта фигуралы йөрү", "Беренче медицина ярдәме күрсәтү" конкурсларында көч сынаштылар.
Нигездә, бәйгедә ел да бер үк мәктәпләр командалары яхшы чыгыш ясап, призлы урыннарга чыгалар. Быел икенче һәм өченче урыннарга чыккан Чирмешән лицей командасының һәм кадетлар мәктәп-интернатының яшь инспекторларының беренче җиңүләре түгел, узган елларда да алар бу бәйгедә алда булдылар.
-Яшь инспекторлар конкурсы – бик әһәмиятле профилактика чарасы ул. Бүген андый чаралар уздыру бигрәк тә кирәк. Ярышларда катнашу балаларга кызыграк булган саен, алар юлда йөрү кагыйдәләрен әйбәтрәк үзләштерәчәкләр һәм урамнарда үзләрен күпкә ышанычлырак хис итәчәкләр, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Иван Мясников.
“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” фонды һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырган бу бәйгедә барлык җиңүчеләргә Грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр – велосипедлар тапшырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз