news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен 400 меңнән артык бурычы җыелган

Ә иң зур бурыч күләме район үзәге - Чирмешәндә.

(Чирмешән, 25 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Агымдагы елның 1 сентябренә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч 432 мең 500 сум тәшкил итә. Дөрес, соңгы ике атнада аны 30 мең сумга киметә алганнар, дип яза җирле басма.

-Гадәттә, бурыч җәй айларында, бакчаларга су сипкән өчен түләүләр килә башлагач арта, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин. - Норматив буенча түләргә теләмәүчеләргә су санагычлары куярга тәкъдим итәбез. Бу вакытта санагычта күрсәтелгән саннар буенча, үзегез күпме су кулланасыз – шулкадәр түлисез.

Кармыш, Иске Кади, Ульяновка, Күтәмә авыл җирлекләрендә халык коммуналь хезмәтләр өчен аен-айга түләп барырга гадәтләнгән, аларның бурычлары юк. Ә иң зур бурыч күләме район үзәге - Чирмешәндә. Биредә яшәүче 88 хуҗалык су белән тәэмин итү, каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм башка хезмәтләр өчен 278 мең сумнан да күбрәк бурычлы. Аеруча Совет, Дзержинский, Титов, Техническая, Татарстан урамнарындагы күп квартиралы йортларда яшәүчеләр квитанцияләрдә килгән суммаларны түләргә ашыкмыйлар, бурычтан да курыкмыйлар.

10 мең сумнан күбрәк бурычлары җыелган авыл җирлекләре дә бар. Иске Үтәмеш авыл җирлегендә яшәүчеләрнең бурычлары 16 мең сумга якын, Ивашкино җирлегендәгеләрнеке 16 мең сумнан артып киткән, ә Лашман авыл җирлегендә 26 мең сумга ук җитә, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100