news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә яшәүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы депутаты кабул итте

Депутат гражданнарның проблемаларын уңай хәл итәргә тырыша.

Чирмешәндә яшәүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы депутаты кабул итте

(Чирмешән, 18 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Быелгы - беренче кабул итү көнендә Илгиз Салиховка сигез чирмешәнле мөрәҗәгать итте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Янгында зыян күргән берәүнең гозерен озакка сузмыйча хәл итәргә ышандырды депутат, аңа матди ярдәм булачак. Бәркәтә халкы авыл мәчете тирәсен төзекләндереп, яңа койма белән тотып алуда Салиховның ярдәменә өметләнәләр.

Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасына рус телендә китаплар күп кайта, тик китапханәләр системасы директоры Рузилә Минхәерованы башка милләт вәкилләре өчен ана телләрендә әдәби китаплар аз булуы борчый. Депутат бу мәсьәләдә ярдәм итәргә, китаплар алу өчен матди ярдәмгә ышандырды.

Яңа Элмәле авыл җирлеге җитәкчелеген Яңа Элмәле авылы мәдәният йортында ремонтның артык озакка сузылуы борчый, эшне тәмамларга акча кирәк. Кабул итүдә әйтелгәнчә, бина ремонтына нефтьчеләр ярдәме булачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов кабул итүгә килгән гражданнарның проблемаларын уңай хәл итәргә тырыша. 

news_right_1
news_right_2
news_bot