Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә яшәүче сугыш ветераны Александр Чупахинга Президент бүләген тапшырдылар
Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршылаган көннәрдә районның Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Республикасы Президентының бүләкләрен тапшырдылар.
(Чирмешән, 3 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова)Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршылаган көннәрдә районның Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Республикасы Президентының бүләкләрен тапшырдылар, дип яза район газетасы.
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин 92 яшен тутырган Александр Чупахинга Президент күчтәнәчләрен һәм шәхсән үзенең бүләкләрен өенә илтеп бирде. Сугыш михнәтләрен күп күргән, сугыштан соң да 42 ел колхоздахисапчы булып эшләгән ветеран мондый хөрмәтләүгә бик лаек.
Чирмешәндә Александар Васильевич карчыгы белән дәүләтебез төзеп биргән җайлы, бөтен уңайлыклары да булган җыйнак йортта гомер кичерә. Үз аякларында йөреп, кирәк җиренә үзе бара. Кунаклар килүенә бик шатланды. Ветеранга район башлыгы белән чәй табыны артында истәлекләрне яңартырга да җай чыкты. Александр Чупахин Җиңү бәйрәмен гел көтеп ала, аңа бәйрәм көнне ерак йөрисе түгел, Җиңү паркы аларның өй каршында гына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз